Ветеран соравы буенча авыл урамын төзекләндерәчәкләр

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Зиннәтулла Заһидуллинга әле шушы көннәрдә генә 95 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның юбилярга атап язган котлау хатын һәм үз бүләген тапшырды.

-Без сезнең белән горурланабыз. Сез авылның Әлмәндәр карты кебек, барысы да хөрмәт итә, ярата үзегезне. Матур тормыш юлы узгансыз, мәчеттә дә халыкка дини тәрбия бирдегез. Алга таба да шушы матур йортыгызда тыныч тормыш кичерергә язсын сезгә,- диде Альберт Илгизәрович.

Зиннәтулла абый Бөек Ватан сугышында Харьков өчен барган көрәштә нәкъ туган көнендә бик каты яраланган булган.

-Мин үземне ике тапкыр тудым дип саныйм. Ул чакта могҗиза белән генә исән калдым бит,- дип искә алды ул елларны ветеран.- Тормышымнан зарланмыйм, хатыным үлеп китсә дә, балаларым кайгыртуын тоеп яшим. Бу матур көннәргә куанып тагын бераз яшисе иде әле. Тик бер гозерем бар, урамыбыз тулысынча асфальтланып бетмәгән. Шуны эшләп булмасмы икән?

Район башлыгы авыл аксакалына районда юллар төзелү буенча зур эшләр алып барылуы, ветеран яшәүче урамны төзекләндерүне 2016 ел программасына кертәчәкләрен әйтте.

Очрашу чәй табыны артында узды. Ветеранны котларга район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Иске Чәчкаб авылының ветераннар Советы рәисе Галимулла Хуҗин, ветеранга беркетелгән куратор - финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова , Олы Кайбыч башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International