15 август көнне Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек башлыклары, район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырды.
Көн тәртибендә Президент һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлуларга әзерлекләр хакында, “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә катнашу, мәктәпләрне яңа уку елына тапшыру, ягу сезонына әзерлек һәм башка мәсьәләләр буенча җаваплы кешеләр чыгыш ясады.