Кошман авылында җылы очрашу булды

2015 елның 14 августы, җомга

Әлеге чараны китапханәче Гөлия Сафиуллина Ветераннар советы рәисе Гүзәл Саттарова белән берлектә оештырды.

«Солдат хатлары» хәтер-истәлек акциясенә узган елның март аенда старт бирелде һәм ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә төгәлләнде. Акция кысаларында өчпочмак формасындагы төрле төстәге тукымаларга Кошман авылыннан сугышта катнашкан 336 кешенең исем-фамилиясе чигелеп, әлеге тукымалар тоташтырылып тегелгән. Очрашуда ул күргәзмәгә куелды. Анда «Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз» дип аталган презентация дә күрсәтелде.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International