ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Бүген барыгызны да 19:00 сәгатьтә район мәдәният йортында булачак Айрат Сафин һәм диджей Радик концертына көтеп калабыз. Бәясе 300 сум. Белешмәләр өчен телефон 2-13-12, 2-16-72.

4 октябрь көнне  үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре  “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә,  балалар язучысы Абдулла Алишка 110 ел тулу уңаеннан  "Абдулла Алиш - герой да, әкиятче дә" исемле әдәби танышу сәгате үткәреп язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар. 

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2018 елның 24 сентябрендәге 24-18р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2018 елның 4 октябрендә Кайбыч үзәк сырхауханәсендә кешеләрне эвакуацияләү һәм кешеләр төнге тору объектларында янгын чыккан очракта хезмәт күрсәтүче персоналның гамәлләрен эшләү һәм электр белән тәэмин итүнең резерв чыганакларын бер үк вакытта тикшерү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
 

4 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган концерт булып узды. Бу көнне районда иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсен – укытучы һөнәрен сайлаган иң яхшы укытучыларны хөрмәтләделәр!
 


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!

Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көне алдыннан атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университетының халык театры "Галиябану" спектакле булып узды. Студентлар үз рольләрен яратып һәм артистлык белән башкардылар, тамашачы үз чиратында яшь артистларны кайнар алкышларга күмде.
 


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Район мәдәният йортында Олы Кайбыч мәктәп укучылары өчен "Лев Толстойның гомере һәм иҗаты" темасы буенча әдәби викторина үткәрелде.

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Әбләзова күп еллар дәвамында мәдәният өлкәсендә эшләгән пенсионерларны котлады. Бәйрәм уңаеннан барлык катнашучыларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

2018 елның 3 октябрендә Тәтеш шәһәренең мәдәният йортында "Безнең йортыбыз-Татарстан" Республика этномәдәни фестиваленең зона туры узды. 

 

2018 елның 2 октябрендә «РИВЦ» акционерлык җәмгыяте авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән эшлекле очрашу уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International