ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

4 октябрь көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге мәхәлләләрдән җыелган гошер сәдәкасын Казан шәһәренең  “Мөхәммәдия” һәм  “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәләренә җибәрү оештырылды.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге грипп буенча эпидемия сезоны алдыннан 2018 елның 8 октябреннән 15 октябренә кадәр грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча Бөтенроссия кайнар линиясен ачып җибәрә.
 

1.  «Кулдагы акча исәп-хисапларын һәм (яки) түләү карталарын файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль – касса техникасын куллану турында «Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба-290-ФЗ номерлы Федераль законга) үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 22 маендагы 54-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. – «Акчалата исәп-хисапларны һәм (яисә) түләү карталарын файдаланып исәп – хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында «Федераль законның 7 статьясына үзгәрешләр кертү турында «2017 елның 27 ноябрендәге 337-ФЗ номерлы Федераль закон) һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында " 2017 елның 27 ноябрендәге 349-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 349-ФЗ номерлы Федераль закон).

Бүген тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Зәкия Сибгатулла кызы Бәдретдинова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1923 елның 8 октябрендә Мордовия Республикасының Ләмбрә районы Татар Свербейка авылында туа.
 

2018 елның 6 октябрендә «Россия мәдәнияте» федераль максатчан программасы кысаларында Казан дәүләт мәдәният институтында традицион сәнгать мәдәниятнең «Этномериада» Халыкара конкурс-фестивале узды.
 

6 октябрь көнне «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында бадминтон буенча Кайбыч муниципаль районы Беренчелеге узды, анда 16 гомуми белем бирү мәктәбеннән 74 егет һәм 61 кыз катнашты.
 


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

4 октябрьдә район мәдәният йортында Укытучы көненә багышланган чара узды. Анда мәгариф бүлегенең мактау грамоталары белән Кайбыч муниципаль районының мәгариф системасын үстерүгә һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан зур өлеш керткән укытучылар, методистлар бүләкләнде.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Ул озак еллар буе  колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Аны юбилее белән район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдертдинова котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның  рәхмәт хатын тапшырды. 

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм" Республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсы һәм «Минем шәҗәрәм» Республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.

 

4 октябрь көнне Подберезье авылының мәдәният йортында Березка ансамбле оешуына 50 ел уңаеннан концерт булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International