Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Укытучылар көне белән котлавы

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

         Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогика хезмәте ветераннары!

         Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

        Сезнең хезмәт күп кырлы. Сез балаларга белем бирәсез, яшь буынны иң кирәкле фәннәргә өйрәтәсез. Илебезнең булачак гражданнарында намус, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбиялисез. Сезнең ярдәм, тырышлыгыгыз белән буыннар алмашынучанлыгы, традицияләр саклана.

        Педагогларның авыр һәм изге хезмәте җәмгыятьтә зур ихтирамга лаек. Укытучы хезмәте зур һөнәри осталык, күп көч, акыл, түземлелек таләп итә. Сез шәхес тәрбияләүче булып торасыз, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтәсез. Сезнең осталыгыгыз, түземлегегез, эшегезгә һәм балаларга карата булган мәхәббәтегез укучыларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.

       Сезгә һөнәрегезгә тугры калуыгыз өчен зур рәхмәт. Бигрәк тә район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш керткән педагогика хезмәте ветераннарына рәхмәтләребез чиксез.

       Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, һөнәри уңышлар телим! Сезгә районыбыз киләчәге өчен яңа казанышлар яуларга насыйп булсын!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International