"Галиябану" спектакле

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

         Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көне алдыннан атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университетының халык театры "Галиябану" спектакле булып узды. Студентлар үз рольләрен яратып һәм артистлык белән башкардылар, тамашачы үз чиратында яшь артистларны кайнар алкышларга күмде.

         Спектакльдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, учреждение хезмәткәрләре катнашты.

         
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International