Район мәдәният йортында Олы Кайбыч мәктәп укучылары өчен "Лев Толстойның гомере һәм иҗаты" темасы буенча әдәби викторина үткәрелде. Викторинаның максаты: балаларның Лев Толстой иҗаты буенча белемнәрен активлаштыру; иҗади сәләтен үстерергә ; дуслыкны тәрбияләргә. Балалар күңелләрен биреп бу чарада катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Мондый викториналар сүз, фикерләүне үстерергә, сүз запасын баетырга ярдәм итә. Чара дискотека белән тәмамланды.