"Безнең йортыбыз - Татарстан" Республика этномәдәни фестиваленең зона туры

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

        2018 елның 3 октябрендә Тәтеш шәһәренең мәдәният йортында "Безнең йортыбыз-Татарстан" Республика этномәдәни фестиваленең зона туры узды. Фестивальда безнең районнан "Милли-эстрада биюе» номинациясендә  мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова һәм хореограф Алгиз Фәйзуллин җитәкчелегендә "Авыл Dance" бию төркеме катнашты. Шулай ук фестивальда "вокал-соло" номинациясендә Розалья Тлепова җитәкчелегендә Азалия Җәлялетдинова катнашты. Алар финалга чыктылар һәм 4 ноябрьдә Бердәмлек көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак гала-концертта катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International