Олы Кайбычта Укытучылар көне булып узды

2018 елның 5 октябре, җомга

         4 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган концерт булып узды. Бу көнне районда иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсен – укытучы һөнәрен сайлаган иң яхшы укытучыларны хөрмәтләделәр!

         Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Ирек Салихов, мәгариф бүлеге начальнигы Ильмас Хәмидуллин, педагогик хезмәт ветераннары, педагоглар, мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

         Бәйрәм барышында район башлыгы барысын да Укытучылар көне белән котлады, аннан соң, иң актив укытучыларны  рәхмәт хаты һәм мактау грамотасы белән бүләкләде.
         Олы Подберезье урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Власова Татьяна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

         Югары һөнәри осталык өчен һәм һөнәри бәйрәм-Укытучылар көне уңаеннан Колаңгы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ситнова Ольга һәм «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Гарифуллин Сирин Кайбыч муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

         Олы Кайбыч урта мәктәбенең физика укытучысы Җамалова Алсу һәм Бәрлебаш төп мәктәбенең математика укытучысы Мусин Тәүзәр Кайбыч муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

          Бәйрәмдә конкурсларда җиңүчеләр, Кайбыч муниципаль районы мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән укытучылар, методистлар  һәм шулай ук укыту-тәрбия процессын үстерү һәм камилләштерү буенча нәтиҗәле эшләре өчен Казан федераль университетының мактау грамоталары белән мәктәп директорларын бүләкләделәр.

          Концерт  мәктәп укучылары чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм дәвамында Казан аграр университеты студентлары башкаруында «Галиябану» спектакле күрсәтелде.  Спектакль премьерасында буш урыннар булмады, безнең район укытучылары чакырылган иде. 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International