ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 1 октябрендә Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев һәм Кайбыч районы янгын cүндерү - коткару гарнизоны начальнигы Дамир Ибраһимов Кайбыч үзәк район сырхауханәсе персоналын янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләрдә эвакуацияләү буенча укулар үткәрделәр.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Өлкәннәр көне - ул чиксез кадерле кешеләр-безнең әниләребез, әтиләребез, әби-бабайларыбыз көне. Бу - кешелек зирәклеге, җитлегү, күңел юмартлыгы-зур тормыш юлы үткән, икътисади тетрәнүләр кичергән кешеләр биргән сыйфатлар көне.
 


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Инде алтынчы ел "Кайбыч муниципаль районы үзәк китапханә системасы» муниципаль бюджет учреждениесендә «Авыл туризмы» программасы эшли, анда алдан билгеләнгән китапханә клуб һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә әлеге авыл җирлегенең тарихи һәм истәлекле урыннары һәм объектлары буенча туристик маршрут алып бара.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьне түбәндәге адрес буенча калдырырга мөмкин https://uslugi.tatarstan.ru. Гаризалар 10 көн эчендә карала.
 

Бүген "Рәйхан" кафесында өлкәннәр көненә багышланган хәйрия ашы узды, аны ООО "Заман" директоры Равил Җәләлиев оештырды. Бәйрәмдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Кошман имамнары Ибраһим Сабиров һәм Фәрит Фәйзуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин, Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин һәм Кошман авылының өлкән буын вәкилләре катнашты.
 

Авыл мәктәпләрендә эшләүче укытучылар арасында оештырылып килгән "Авыл укытучысы" дип аталган һөнәри бәйгедә безнең мәктәпнең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу катнашты.

2018 елга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп чараларның комплекслы планы нигезендә 2018 елның 1 октябреннән 3 октябренә кадәр Россия Федерациясенең бөтен территориясендә «Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасы планын гамәлгә керткәндә Россия Федерациясе гражданнар оборонасын әзерлеккә китерү буенча чаралар оештыру" темасы буенча штаб күнекмәсе үткәреләчәк.

Кичә дәвамында район җырчылары тамашачыларны үзләренең җырлары белән сөендерде. Җыр бәйгесе яңа талантларны ачыкларга, сәхнәгә яңа башкаручыларны чыгарырга ярдәм итә. Конкурста 12 пар катнашты.
 

Тренер-укытучы Юрий Григорьев җитәкчелегендә шөгыльләнүче Федоровское урта мәктәбе укучылары Егор Григорьев, Катерина Иванова һәм Ралина Сагеева 2006 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында "Татарстанның бадминтон өметләре" республика ярышларының өченче этабында бронза призерлары булдылар.

29 сентябрь көнне Олы Кайбыч авылының универсаль спорт мәйданчыгында Кайбыч муниципаль районы беренчелегенә 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International