ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган «Иҗат коррупциягә каршы» республика иҗади эшләр конкурсы башланды.

"Иреклеләр атналыгы" акциясе кысаларында «Яшь Гвардия» Кайбыч җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина, гражданнар өчен сыйфатлы медицина ярдәмен алуны өйрәнү максатыннан, үзәк район сырхауханәсенә килеп китте. Әңгәмә барышында стационар дәвалау пациентлары медицина персоналы адресына, шулай ук сырхауханә җитәкчелегенә сыйфатлы һәм профессиональ хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре генә әйттеләр. Кирәк булган очракта, алар, ышаныч белән, медицина ярдәме алу өчен, әлеге медицина оешмасын тәкъдим итәр иде.
 

Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Координацион совет утырышы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе вәкилләре: Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Марина Кокоулина, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Аппаратының социаль сәясәт идарәсенең социаль партнерлык бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Варакина катнашты. Алар территориаль дәрәҗәдә социаль партнерларның эш тәҗрибәсе белән танышу максатыннан килделәр.
 

Бүген, 8 ноябрь көнне Кайбыч районында яктырту максатыннан Казан шәһәреннән "Республика Татарстан" газетасы хәбәрчеләре: Светлана Арсентьева һәм Ринат Гыйльмуллин булдылар.  Алар Надеждино авылында булдылар, анда аларны Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева каршы алды.  Ул аларга күпфункцияле үзәк, мәктәп буенча экскурсия үткәрде һәм авыл тормышы турында сөйләде. Кунаклар канәгать калды.
 

20 ноябрь көнне 9.00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч иҗтимагый үзәгенең актлар залында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларның опека һәм хокуклары мәсьәләләре буенча консультация оештырылачак. Чарада катнашу өчен Кайбыч районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, адвокат, Татарстан Республикасы Кайбыч нотариаль округы нотариусы вәкилләре җәлеп ителәчәк.

6 ноябрьдә «Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы: 70 ел» программасы кысаларында Апас туган якны өйрәнү музеенда Апас, Кама Тамагы һәм Галия Кайбицкая исемендәге музейга Тынычлык байрагын тапшыру тантанасы узды.
 

5 ноябрь көнне Кошман мәдәният йортында "Сүздән чәчәк үрүче" дигән иҗат кичәсе уздырылды. Кичәнең төп герое "сүздән чәчәк үрүчесе"- шигъри күңелле каләмдәшебез Сунгатуллина (Хәйдарова) Гөлназ Габделхак кызы. Ачык күңелле, матур шигырьләре, моңлы җырлары, яктылык  сирпеп торган табигый елмаюлары белән халыкның игътибарын җәлеп итүче үзешчән шагыйрә авылдашларын иҗаты белән таныштырды. 


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 7 ноябрь көнне, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар командалары арасында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган волейбол буенча турнир узды.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Кубогына 5 команда: башкарма комитеты, полиция,  район электр челтәре, янгын часте (МЧС) һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе көч сынашты.


 

Узган атнада "Вираж-плюс" оешмасы Арыслан авылында муниципаль юл фонды буенча юл эшләрен төгәлләде. Кооператив урамы буенча 270 метр озынлыктагы вак таш юлы төзелде. Шуның белән районда программа буенча барлык юл-төзелеш эшләре тәмамланды.


 

2018 елның 15 ноябрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International