Бүген Кайбыч районында Казан корреспондентлары булып китте

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

          Бүген, 8 ноябрь көнне Кайбыч районын яктырту максатыннан Казан шәһәреннән "Республика Татарстан" газетасы хәбәрчеләре: Светлана Арсентьева һәм Ринат Гыйльмуллин килеп киттеләр. Алар Надеждино авылында булдылар. Анда аларны Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева каршы алды.  Ул аларга күпфункцияле үзәк, мәктәп буенча экскурсия үткәрде һәм авыл тормышы турында сөйләде. Кунаклар пенсионерлар белән дә аралашып алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International