Көзге каникулларда район мәдәният йортында 4-8 сыйныф укучылары өчен «Кайбыч районы халыкларының милли уеннары» конкурс - уен программасы оештырылды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә безнең районда тату яшәүче татар, рус, керәшен, чуаш халык уеннарын үткәрделәр. Актив катнашучылар призлар белән бүләкләнде.
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен видеофильм күрсәтелде. Видеофильм ахырында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән 1612 елның 4 ноябрендә тарихи дата турында әңгәмә үткәрделәр.
Хуҗа Хәсән күпфункцияле үзәге коллективы Кыр Буасы авылы халкы өчен, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, бәйрәм концерты куйды.
Бүген Олы Подберезье авылында яшәүче Шемахина Наталья Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 35 ел почта элемтәсе мөдире булып эшләгән. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев котлады. Алар юбилярга сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, иң изге теләкләр теләделәр һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк белән котлау открыткасын тапшырдылар.
Бүген, 4 ноябрьдә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Йортыбыз - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген, 4 ноябрьдә, Казанда изге благоверный князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачу тантанасы узды. Ул Казанның Чистай урамында православия изгесе Казан Кириллы хөрмәтенә салынган чиркәү каршында ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка рәсми затлары да булды.
Хөрмәтле кайбычлылар! Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Кичә Мөрәле авылында яшәүче Мозаффарова Әлфия Саф кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Нуретдинова Кәримә Нәбиулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бүген Подберезье авылында яшәүче Артаманова Александра Григорьевна үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.