Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Координацион совет утырышы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе вәкилләре: Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Марина Кокоулина, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Аппаратының социаль сәясәт идарәсенең социаль партнерлык бүлеге башлыгы урынбасары Альбина Варакина катнашты. Алар территориаль дәрәҗәдә социаль партнерларның эш тәҗрибәсе белән танышу максатыннан килделәр.
Координацион совет утырышында шулай ук башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, профсоюз оешмалары, иҗтимагый хезмәт күрсәтү һәм дәүләт учреждениеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният учреждениеләре рәисләре катнашты.
Кунаклар шулай ук «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, район мәдәният йортында һәм район үзәк сырхауханәсендә булдылар.
ТР Профсоюзлар федерациясе агымдагы елның IV кварталында профсоюзлар Федерациясе Президиумының "ТР Кайбыч, Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнары профсоюзлары оешмаларының социаль партнерлыкны үстерү һәм хезмәт хокукларын яклау буенча Координацион советларының эш тәҗрибәсе турында"гы мәсьәләне карау буенча утырышы планлаштырылуын хәбәр итә.