6 ноябрьдә «Россиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасы: 70 ел» программасы кысаларында Апас туган якны өйрәнү музеенда Апас, Кама Тамагы һәм Галия Кайбицкая исемендәге музейга Тынычлык байрагын тапшыру тантанасы узды. Әлеге чарада яшь армиячеләр, мәктәп укытучылары, пенсионерлар һәм ветераннар катнашты.