5 ноябрь көнне Кошман мәдәният йортында "Сүздән чәчәк үрүче" дигән иҗат кичәсе уздырылды. Кичәнең төп герое "сүздән чәчәк үрүчесе"- шигъри күңелле каләмдәшебез Сунгатуллина (Хәйдарова)Гөлназ Габделхак кызы. Ачык күңелле, матур шигырьләре, моңлы җырлары, яктылык сирпеп торган табигый елмаюлары белән халыкның игътибарын җәлеп итүче үзешчән шагыйрә авылдашларын иҗаты белән таныштырды.
