Бүген Кайбыч районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев һәм Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Рушан Тимершин комиссия составы техниканы кышкы саклауга кую торышын, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртипне, АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга әзерлеген бәяләде.
Һәр ел саен 13 ноябрьдә Бөтендөнья яхшылык көне билгеләп үтелә. Ул 1998 елда Токиода барлыкка килә, нигездә тын океан регионы илләре һәм аңа каршы булган Англия беренче тапкыр «Игелеклелек өчен Бөтендөнья хәрәкәте» исеме астында симпозиум уздыра. Соңрак аларга башка дәүләтләр дә кушыла.
Ел саен уздырыла торган XIX "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы 2019 елда 26-27 март көннәрендә Кайбыч муниципаль районында узачак. Фестивальдә Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле районнарыннан яшь талантлар катнашачак. Гадәттәгечә, жюри аларны вокал, хореография, конферансье, видеоклип, иң яхшы музыка һәм текст номинацияләре буенча бәяли. 27 мартта зона этабына йомгак ясалачак, җиңүчеләр фестивальнең Казан шәһәренә суперфиналына барачак.
10 ноябрь көнне "Олимп" кафесында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, ветераннар һәм полиция хезмәткәрләре катнашты.
12 ноябрь көнне Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулы астында эшлекле киңәшмә үтте. Анда оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Бүген, район мәдәният йортында, районыбыз укучылары өчен, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле концерт куеп китте.
27 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында «Бердәм РОССИЯ" партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе кубогына егетләр һәм ир-атлар арасында милли көрәш буенча традицион Турнир узды. Анда 8 гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм 7 авыл җирлегеннән 60тан артык спортчы катнашты. Егетләр 8 авырлык категориясендә, ир – атлар-ике авырлык категориясендә көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин да булды. Ул залда утыручыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.
2018 елның 6 ноябрендә Олы Кайбыч авылында яшәүче Ирек Рәшит улы Гарифуллин үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ирек Гарифуллин 17 елдан артык Кайбыч район газ-эксплуатация хезмәтендә слесарь булып эшли. Ул үз эшенең остасы. Аны шушы күркәм бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнəн, Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшлəре белəн идəрə итүче Дания Бəдертдинова тəбриклəде. Аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә зурдан – зур уңышлар теләде.
Мәлки авылында яшәүче Бичарина Майя Генадьевна шушы көннәрдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Юбилярны Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, мәхәббәт теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
3 ноябрь көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында Республиканың Идел аръягы зонасы муниципаль берәмлекләре катнашында бадминтон буенча команда чемпионатының (2003 елгы һәм өлкәнрәк спортчылар арасында) һәм команда беренчелегенең (2004 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында) зона этабы булып узды.