Олы Кайбычта волейбол буенча турнир узды

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

          Бүген, 7 ноябрь көнне, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар командалары арасында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган волейбол буенча турнир узды.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Кубогына 5 команда: башкарма комитеты, полиция,  район электр челтәре, янгын часте (МЧС) һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе көч сынашты.

         Ярышлар нәтиҗәләре буенча: 1 урынны полиция командасы, 2 урынны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, 3 урынны электр челтәре, 4 урынны башкарма комитеты һәм 5 урынны янгын часте алды.  Турнирда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән ул барлык волейбол сөючеләрне районда яңа волейбол сезоны башлану белән котлады һәм барысына да уңышлар теләде.

         Быел Кубок полициянеке. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International