16-17 ноябрьдә Казанда агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" тарафыннан оештырылган «авыл яшьләре» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга унҗиде ел тулу уңаеннан партиянең Генераль советы Президиумы тарафыннан 2018 елның 26 ноябреннән 2 декабренә кадәр партиянең барлык төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итү турында Карар кабул ителде.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Кайбыч районында 18 сәгатькә үзара салым буенча референдумда 8663 сайлаучы тавыш биргән, бу 82,54% тәшкил итә.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Кайбыч районында 15 сәгатькә үзара салым буенча референдумда 7901 сайлаучы тавыш биргән, бу 75,28% тәшкил итә.
17 ноябрь көнне Колангы станциясе авылында яшәүче Мостафин Рәхим Мәүлетшин улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аны башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, иртәнге сәгать 10га район буенча үзара салым референдумында 31,4 процент сайлаучы тавыш бирде.
Бүген Кайбыч муниципаль районының барлык 17 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумнар уза.
Бүген Казанда "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узды.
Бүген сәгать 11:00 "Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәгендә "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узачак.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кайбыч районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина катнашында Кайбыч муниципаль районы гражданнарының үзара салым мәсьәләләре буенча референдум үткәрү процедурасы буенча УИК рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркәтипләре өчен атналык укулар узды. Исегезгә төшерәбез, Кайбыч районында референдум 2018 елның 18 ноябрендә узачак.