Бүген сәгать 11:00 "Мәскәү" мәдәният һәм спорт үзәгендә «Бердәм РОССИЯ " Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узачак.
Конференциядә безнең районнан партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы Советында "Бердәм Россия" партиясе фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитетның эшләр белән идарә итүче Дания Бәдертдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева катнашачак.