Бүген Кайбыч муниципаль районының барлык 17 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумнар уза.
Кайбыч муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирүдә югары активлык күрсәтәләр.
Исегезгә төшерәбез, җирле территорияләрне үстерү проектларын дәүләт тарафыннан финанслау программасы нигезендә, халыктан җыелган һәр сум өчен республика бюджетыннан җирлекләргә тагын дүрт сум бүлеп бирелә.
Үзәк сайлау комитеты нормативларына караганда, әгәр тавыш бирүдә җирлек халкының 50 проценттан артыгы катнашса, референдум узган дип санала. Карар, әгәр аның өчен референдумда катнашучыларның яртысыннан артыгы тавыш бирсә кабул ителәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре рәсми рәвештә игълан ителәчәк.
ФОТОРЕПОРТАЖ http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4525447.htm