ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгына 8 кеше мөрәҗәгать итте. Район халкы кабул итүгә килгән сорауларның күпчелеге җир участокларына, эшкә урнашу, матди ярдәм, юл төзелешенә кагылышлы иде. Күпчелек сорауларга җаваплар алынды һәм карарлар кабул ителде.
 

Бүген Казанда беренче чакырылыш ТАССР Югары Советын сайлауга 80 ел тулуга багышланган Республика җәмәгатьчелек җыелышы узачак. Тантаналы чараны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында үткәрү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 18 ноябрендә Кайбыч муниципаль районы авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар оешкан төстә һәм актив катнашында узды.
 

2018 елның 17 ноябрендә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 11 сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча ярышлар узды.
 

17 нче ноябрь көнне Иске Чәчкаб авылында яшәүче, Лилия Тәлгатовна Хөсәинова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лилия Тәлгатовна гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ул киң күңелле, сабыр холыклы, ачык йөзле булуы белән күпләрнең ихтирамын аулаган мөгаллим генә түгел, берсеннән – берсе талантлы биш баланы яратып үстергән әни дә. Бүгенге көндə Лилия апа, үзенең ире Илдүс абый белән балаларының, оныгының игелеген күреп, әтиләре, сугыш ветераны, Хөсәинов Гарифҗанны кадерлəп, хөрмәт итеп, дус, тату, үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Бу көнне Лилия Тәлгатовнаны шушы гүзәл бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  исеменнəн, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитəкчесе Рəмис Сафин  һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгының Кайбыч районында ришвəтчелеккə каршы мəсьəлəлəр буеча ярдəмчесе Фəния Петухова тəбриклəделəр. Аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилə бәхете, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.

16-17 ноябрьдә Казанда агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" тарафыннан оештырылган «авыл яшьләре» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
 

"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга унҗиде ел тулу уңаеннан партиянең Генераль советы Президиумы тарафыннан 2018 елның 26 ноябреннән 2 декабренә кадәр партиянең барлык төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итү турында Карар кабул ителде.
 


18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Кайбыч районында  18 сәгатькә үзара салым буенча референдумда 8663 сайлаучы тавыш биргән, бу 82,54% тәшкил итә.
 

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Кайбыч районында 15 сәгатькә үзара салым буенча референдумда 7901 сайлаучы тавыш биргән, бу 75,28% тәшкил итә.
 

17 ноябрь көнне Колангы станциясе авылында яшәүче Мостафин Рәхим Мәүлетшин улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аны башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International