17 ноябрь көнне Колангы станциясе авылында яшәүче Мостафин Рәхим Мәүлетшин улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аны башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Мостафин Рәхим Мәүлетшин улы 19 ел Колангы икмәк кабул итү предприятиесен җитәкли, Колангы авыл җирлеге башлыгы булып эшли. Хатыны Мостафина Фәһимә Габидин кызы бөтен гомерен балаларга багышлый. Балалар бакчасы мөдире, татар теле укытучысы булып эшли. Колангы төп мәктәбендә укытучылар һәм укучылар аны яратып искә алалар.
Озын гомер кичергән бәхетле гаилә, дүрт бала - ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергән.