Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, иртәнге сәгать 10га район буенча үзара салым референдумына 3295 кеше килеп тавыш бирде. Бу 31,4 процентны тәшкил итә. Иң актив 65 процент тәшкил иткән Бәрлебаш авылы халкы булып чыкты.