
Бүген Казанда "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты, «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Секретаре урынбасары Виктор Селиверстов, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партия проектлары координаторлары катнашты.
Конференциядә безнең районнан «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, партиянең җирле бүлеге сәяси Советы секретаре урынбасары, депутатлар фракциясе җитәкчесе Рәмис Хәялиев, "Үзәк" партиясенең беренчел бүлекчәсе секретаре, башкарма комитетның эшләр белән идарә итүче Дания Бәдертдинова, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, партиянең Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева катнаштылар.