Чүти урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының "төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләнгәндә сәләтле балалар белән эшләү стратегиясе" семинары узды. Семинар кысаларында Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Биктимирова Лилия 6 нчы сыйныфта "Day in,Day out"- "көн артыннан" дәресе үткәрде, 5-8 нче сыйныф укучылары белән инглиз телендә "Пряничная девочка" әкияте күрсәтелде.
"Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге партиясе XVIII съезды алдыннан «Яңарту – 2018» партия дискуссияләр сериясен дәвам итә.
2018 елның 15 ноябрендә 121 нче лицей базасында «Яңа буын мәктәп китапханәләре» Республика форумы узды.
2018 елның 29 ноябрендә Олы Кайбычта район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында зона семинары узачак. Семинарда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнары катнаша.
14 ноябрь көнне Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары " I Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Конкурс китапханә һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде, аның максаты-сәнгати сүзләргә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын тоя белү.
12 ноябрь көнне Татарстан-Яңа Гасыр каналында "Таяну ноктасы" программасы узды, анда Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина катнашты. Тапшыруда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында видео фрагмент та күрсәтелде.
Полевая Буа авылы мәдәният йорты коллективы яшьләр белән берлектә Байморза авылында яшәүчеләр өчен концерт үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин карары нигезендә, Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Район үзәк китапханәсендә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире булып эшләгән Гөлфинур Сабирова" Кайбыч муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры вазыйфасына билгеләнде.
Кайбыч муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында район Советының 26 нчы утырышы узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова, район Советы депутатлары катнашты.