ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның декабрендә "Идеяләр парады" гомуми белем бирү оешмалары базасында балаларга өстәмә белем бирү оешмалары һәм балаларга өстәмә белем бирү берләшмәләре арасында наркотикларга каршы профилактик видеороликлар республика конкурсы узды. Безнең районнан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү коллективы (җитәкчесе Айгөл Солтанова) "Сәнгать-эстетик иҗат" номинациясендә Гран-прига ия булдылар.
 

16 гыйнварда Кайбыч районы полиция бүлегендә узган елның оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Җыелышта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, район прокуроры урынбасары Василий Макаров, Җәмәгатчелек судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева, бүлекнең шәхси составы катнашты.

Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге декретта булган эшсез гражданнарны, шулай ук эшсез гражданнарны һөнәри юнәлеш буенча түбәндәге белгечлекләр буенча укырга чакыра: «трамвай йөртүче», «троллейбус йөртүче», «В», «С» категорияле машина йөртүче, бухгалтер һәм салым исәбе, 1с кулланучы, маникюр, чәчтараш, визажчы, кондитер, пешекче, каравылчы, ЭВМ операторы. Уку бушлай. Тулырак мәгълүматны 2-12-60 телефоны буенча алырга мөмкин.
 

15 гыйнвар көнне Кече Мәме авылында яшәүче Козина Анастасия Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта ул кызы янында, Яшел Үзәндә яши. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район бышлыгының рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

16 гыйвар көнне Хуҗа Хәсән авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, "Кубня" Агрофирмасы"  директоры Валерий Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
 


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

11 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары өчен язучы Факия Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан "Кояшлы иҗат" дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде. Факил Сафин -  прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Башкортостан Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Александр Грибоедов, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире.

13 гыйнварда Казан шәһәрендә махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында тимераякта шуу буенча ачык беренчелек узды. Анда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фрат Җиһаншин шәкертләре-Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Кече яшьтәге малайлар арасында 500 метрга йөгерүдә Айназ Билалиев 2 нче урынны алды, Айнур Билалиев 3 нче урынны алды. Икесе дә 6 нчы сыйныф укучылары. Кече яшьтәге кызлар арасында 500 метрга йөгерүдә 6 нчы сыйныф укучысы Асия Мадаминова 2 нче урынны яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
 

14 гыйнвар көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% ка арта, бу 2018 ел өчен фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Индексациядән соң билгеләнгән түләү күләме аена 5334,2 сум тәшкил иткән, пенсия баллының бәясе 87,24 сумга кадәр арткан.
 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International