13 гыйнварда Казан шәһәрендә махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында тимераякта шуу буенча ачык беренчелек узды. Анда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фрат Җиһаншин шәкертләре-Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Кече яшьтәге малайлар арасында 500 метрга йөгерүдә Айназ Билалиев 2 нче урынны алды, Айнур Билалиев 3 нче урынны алды. Икесе дә 6 нчы сыйныф укучылары. Кече яшьтәге кызлар арасында 500 метрга йөгерүдә 6 нчы сыйныф укучысы Асия Мадаминова 2 нче урынны яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.