"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы республика конкурсы Гран-При иясе

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

           2018 елның декабрендә "Идеяләр парады" гомуми белем бирү оешмалары базасында балаларга өстәмә белем бирү оешмалары һәм балаларга өстәмә белем бирү берләшмәләре арасында наркотикларга каршы профилактик видеороликлар республика конкурсы узды. Безнең районнан "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге" өстәмә белем бирү коллективы (җитәкчесе Айгөл Солтанова) "Сәнгать-эстетик иҗат" номинациясендә Гран-прига ия булдылар.
            Бүген, 17 гыйнвар көнне, Казан шәһәрендә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы диплом һәм видеокамера белән бүләкләнде. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International