Оештыру-хокук бүлеге җитәкчесе Чайнаева Алия Әбытали кызы шушы көннәрдә үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров котлады, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Олы Кайбыч авылында яшәүче Зиннәтҗанов Рәфис Рифкать улы 2 гыйнвар көнне үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Гражданнарның 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" гы 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы Федераль законга, Татарстан Росреестры аның төп моментларына тагын бер кат игътибар итә.
«Асылъяр» хатын-кызлар клубы әгъзалары кабат район мәдәният йортында очраштылар. Әлеге клуб лаеклы ялда булган хатын-кызларны берләштерде.
4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелде.
2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.
Кышкы каникулларда Новочебоксарск шәһәрендә Чуаш Республикасының атказанган тренеры Аркадий Улангин истәлегенә тимераякта шуу спорты буенча ачык ярышлар узды.
2019 елның 3 мартында район мәдәният йортында 19:00 сәгатьтә танылган татар башкаручылар Зинира-Ризат Рамазановларның концерты булачак. Билетның бәясе 400 сум. Белешмәләр өчен телефон: 2-13-12, 89372950087.
2019 елның 7 гыйнварында Олы Кайбыч авылында яшәүче Сөнгатуллин Ильяс Хади улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул аңа ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады. Алар аңа нык сәламәтлек, бәхет теләделәр, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.