16 гыйнварда Кайбыч районы полиция бүлегендә узган елның оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Җыелышта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, район прокуроры урынбасары Василий Макаров, Җәмәгатчелек судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева, бүлекнең шәхси составы катнашты.
2018 елның 12 ае нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге 2954,7 балл суммасы һәм гомуми нәтиҗәлелек 80,6 % белән 3 категория горрайорганнар арасында 8 нче урынны алды.
.jpg)