ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Узган ел Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 20 меңнән артык дәүләт сертификаты биргән. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә республикада ана сертификатын алуга гаризалар саны 266 меңнән артып киткән, ана капиталы акчаларыннан 80% ка якын файдаланганнар. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталы 77 млрд. сум акча түләнгән.
 


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 21 гыйнвар көнне Мәлки авылында халык җыены узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
 


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Бу көнне юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев килде. Ул Анастасия Федоровнага озын гомер, нык сәламәтлек теләде, Россия Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.
 

          17 гыйнвар көнне Казан шәһәренең 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе базасында Татарстан Республикасының яшь укытучылары өчен форум узды. Кайбыч муниципаль районыннан форум эшендә яшь педагогларның район методик берләшмәсе кураторы Нина Долматова, «Яшь педагог мәктәбе» муниципаль оешмасы рәисе Эльвина Улитина һәм тарихның яшь укытучылары Айрат Кәлимуллин һәм Гүзәл Гыйләҗева катнашты.
 


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген, 18 гыйнвар көнне Федоровское авылының мәдәният йортында авыл җыены булып узды, анда Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

17 гыйнвар көнне Кече Подберезье авылында яшәүче Болтасева Елена Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев котлады. Алар Елена Федоровнага нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, истәлекле бүләк белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
 

Алдагы тәүлектә бик күп кар яуды, ишегаллары һәм юллар ябылды. Кайбыч районы мәктәпләреннән тимурчылар үз карамагындагы әби-бабайларга ишегалларын һәм юл буйларын чистарттылар. Яшь армиячеләр отрядлары дә актив катнашты.
 

2018 елда Татарстан Росреестрының дәүләт инспекторлары белән 11 200 тикшерү чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 10 900 очрагы ачыкланды. Шул ук вакытта хокук бозуларны ачыклау күрсәткече 98% тәшкил иткән.
 

2019 елның 11 февраленнән 22 февраленә кадәр “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”(«ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 17 гыйнвар көнне Кече Кайбыч авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International