11 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы балалары өчен язучы Факил Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан "Кояшлы иҗат" дип исемләнгән кычкырып уку үткәрде. Факил Сафин - прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Башкортостан Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Александр Грибоедов, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире.
Китапханәче Эльмира Хәялиева балаларга "Ләлә белән Арыслан» һәм «Үлән урманы" хикәяләрен укыды, соңыннан алар белән фикер алышты. Балалар бик теләп сорауларга да җавап бирделәр.