Татарстанда 2018 елда җир законнарын бозуның 10 меңнән артык очрагы ачыкланган

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

          2018 елда Татарстан Росреестрының дәүләт инспекторлары белән 11 200 тикшерү чарасы үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 10 900 очрагы ачыкланды. Шул ук вакытта хокук бозуларны ачыклау күрсәткече 98% тәшкил иткән.
          Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җир законнарын бозуларны бетерүгә зур игътибар бирә. 2018 елда әлеге күрсәткеч 2017 ел белән чагыштырганда 30% ка артты һәм 115% тәшкил итте. Әлеге күрсәткечләргә хокук бозучыларга, шул исәптән алдагы елларда да бирелгән күрсәтмәләрне үтәү нәтиҗәсендә ирешелде.
          2018 елда җир законнарын бозучыларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 18 миллион сумлык штраф санкцияләре салынган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International