Бүген, 21 гыйнвар көнне Мәлки авылында халык җыены узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Җыелган халык алдында Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков чыгыш ясады. Анда шулай ук Мәлки күпфункцияле үзәге методисты Александр Бичарин, Мәлки ФАПы мөдире Аида Андреева, Байморза авылы китапханәчесе Валентина Иванова, Мәлки мәктәбе директоры Тамара Иванова, ветераннар Советы рәисе Владимир Лебедев, полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Халык тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлады.
фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4747307.htm