Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» Федераль тикшеренү үзәгенең структур бүлекчәсе директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Таһиров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә 2019 ел уңышы өчен көзге кертелүне исәпкә алып, минераль ашламалар туплау тора.
Бүгенге көндә республика аграрийлары чәчү кампаниясен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып бара. Узган ел башкарылган эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм чәчү мәйданнары структураларына өстәмә ачыклык кертелә.
Кадастр палатасы күчемсез милекне исәпкә алу һәм чикләр турында мәгълүматлар кертү өчен кирәкле документларны гына кабул итә дип саный. Бу алай түгел. Соңгы вакытта учреждениенең вәкаләтләре шактый киңәйтелде, һәм хәзер ул 10 га якын яңа хезмәт күрсәтә.
Бүген, 22 гыйнвар көнне Кече Мәме авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
19 гыйнвар көнне Ульянково авылында гомер итүче Решеткиннар гаиләсе - Анатолий Федор улы һәм Валентина Александр кызы 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән истәлекле дата белән аларны Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, аларга озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
19 гыйнвар көнне Ульянково авылында гомер итүче Кайсаровлар гаиләсе - Александр Петрович һәм Нина Яковлевна кызы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән истәлекле дата белән аларны Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, аларга озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Ульянково авылында яшәүче Романова Зоя Семеновна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул Зоя Семеновнага ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук аңа район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
25 нче гыйнвар көнне Мөрәле авылы мәдәният йортында, Кайбыч районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак җилкән” халык театры артистлары тарафыннан , драматург Хәбир Ибраһим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Ялгыз каен күзе” спектакле тәкъдим ителәчәк.Башлана: 19.00 сәгатьтә.Бәясе: 100 сум.
24 нче гыйнвар көнне Чүти авылы мәдәният йортында, Кайбыч районы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак җилкән” халык театры артистлары тарафыннан, драматург Хәбир Ибраһим әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Ялгыз каен күзе” спектакле тәкъдим ителәчәк. Башлана: 19.00 сәгатьтә. Бәясе: 100 сум.