Ана капиталы: ничек сарыф итәргә?

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

          Узган ел Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 20 меңнән артык дәүләт сертификаты биргән. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган вакыт эчендә республикада ана сертификатын алуга гаризалар саны 266 меңнән артып киткән, ана капиталы акчаларыннан 80% ка якын файдаланганнар. Программа гамәлдә булган вакыт эчендә ана капиталы 77 млрд. сум акча түләнгән.

           Ана капиталын тотуның иң популяр юнәлеше булып гариза биргән кешеләрнең 90 проценттан артыгы торак шартларын яхшырту кала. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның чаралары ярдәмендә Татарстанның 207 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Шуларның 180 меңгә якын гаилә ана капиталы белән өлешчә яки тулысынча торак кредитларын түләгән. Тагын 28 меңнән артык гаилә кредит акчаларын җәлеп итмичә торак шартларын яхшырткан.
           2019 елда ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International