Ябалак авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

          Бүген, 17 гыйнвар көнне Кече Кайбыч авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

           Чарада катнашучылар алдында 2018 елда Ябалак авыл җирлегенең эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында доклад белән авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Башкарылган эшләр турында шулай ук  Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сергей Лазарев, полициянең участок уполномоченные Альберт Шафеев, җирле ветераннар Советы рәисе Рәшит Зиннуров, Бәрлебаш авыл клубы мөдире Гүзәл Өметбаева, "Сандугач" балалар бакчасы мөдире Фәнзилә Вахитова, ФАПның шәфкать туташы Гүзәлия Сабирова, прокурор ярдәмчесе Руслан Байбиков чыгыш ясадылар.

            Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Кыскача районда 2018 елда нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләде. Тиздән Ябалак авылында һәм Морза Бәрлебаш авылында мәдәният йортын төзекләндерү планлаштырыла дип хәбәр итте.

             фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4730847.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International