17 гыйнвар көнне Кече Подберезье авылында яшәүче Болтасева Елена Федоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев котлады. Алар Елена Федоровнага нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, истәлекле бүләк белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырдылар.
.jpg)