Кошман авыл җирлегендә халык җыены узды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

          Бүген, 24 гыйнвар көнне Кошман авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, "Дубрава" агрофирмасы директоры Юрий Осипов, Кошман мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

          Җыелучылар алдында Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина чыгыш ясады.  Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәнис Гыйниятуллин, ФАП фельдшеры Ирек Әхмәтов, китапханәче Гөлия Сафиуллина, полициянең участок уполномоченные Раил Ногманов хисап тоттылар.

          Гражданнар җыенында җир пайын арендага бирү өчен түләү күләме, йорт кошларына төлкеләр һөҗүм итү очраклары ешайганы турында,  дару препаратлары белән тәэмин итү, урамнарны кардан вакытында чистарту, медицина пунктының эш режимы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

          Җыелыш барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яшәүче юбилярларны - Фәһилә Баешеваны 50 яшьлеге белән һәм Рузания Хәйретдинованы 70 яшьлеге белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

          Җыелыш ахырында Альберт Илгизәрович  очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.

          фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4756787.htm
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International