18 гыйнварда Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы булды. Апас һәм Кайбыч районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторы Илшат Шәфигуллин балалар белән әңгәмә уздырдылар, аның максаты-янгын куркынычсызлыгы буенча белемнәрне тикшерү, балалар уеннарыннан һәм ут белән шаяртулар, пикникларда, ялларда янгыннарны кисәтү иде. Балаларга ашыгыч хезмәтләрнең "01" яки "112", "101"номерларын ничек шалтыратуларын искәрттеләр. Әңгәмә ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.