24 гыйнвар көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кошман авылында яңа балалар бакчасы бинасы төзелешенең барышы белән танышты. Ул генераль подрядчы белән очрашты.
Бина "Мәгарифне үстерү" федераль программасы буенча төзелә. 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы мәктәп территориясендә урнашачак. Эшне "Стройсервис" җәмгыяте оешмасы башкара.
.jpg)
.jpg)