Олы Подберезье авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

          25 гыйнвар көнне Олы Подберезье авылында халык җыены булып узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

          Җыелучылар алдында Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев чыгыш ясады.  Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук Олы Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимирова, амбулатория фельдшеры Галина Турова, Каргалы авылы клубы методисты Елена Смелова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Татьяна Хуҗова хисап тоттылар.

          Гражданнар җыенында Олы Подберезье мәктәбен чаңгы белән тәэмин итү, Каргалы клубы ансамбле өчен костюм тегү, күлне тирәнәйтү, Кече Подберезье авылы урамнарында өстәмә ут чыганаклары һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
          Җыелыш ахырында Альберт Илгизәрович очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International