Ленинградны блокададан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар башланды

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

          Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбеннән булган Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин исемендәге яшь армиячеләре отряды  Кече Кайбыч авылында яшәүче Латипова Тәскирә Фаттах кызына бардылар.  Ул-Ленинград блокадасы вакытында яшәгән кеше. Тәскирә Фәттах кызы үзенең балалар өчен булган кичерешләре, кешеләрнең ничек яшәве турында сөйләде.

           Юнармия җирле бүлекчәсе начальнигы Илһам Хөснетдинов Тәскирә Фәттах кызын котлады һәм аңа "Ленинградны фашистлардан тулысынча азат итүгә 75 ел" күкрәк билгесе бүләк итте, ә яшь армиячеләр Тәскирә апага үз куллары белән ясаган сувенирлар бүләк иттеләр, шигырьләр һәм җырлар җырладылар. 

           Шулай ук район мәктәпләрендә бәйрәм уңаеннан «900 көн дан һәм үлемсезлек» дигән темага Батырлык дәресләре уза.
 

           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International