Соңгы вакытта газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә, 2019 ел башыннан гына газ белән 20 гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы фаҗига - үлем белән тәмамланган.
16 март көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында 7-11 нче сыйныф укучылары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды, анда барлык җиде урта гомуми белем бирү мәктәбеннән командалар катнашты, ә Федоровское урта мәктәбеннән ике команда чыгыш ясады.
16 март көнне Олы Кайбыч авылының чаңгы базасында 2006 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында, 5-9 сыйныф укучылары һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында, шулай ук оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында Кышкы спорт сезоны ябылуга багышланган чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узды.
"Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары! Сезнең барыгызны да Кайбыч муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән кайбычлыларның уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез".
16 мартта Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышы узды.
Татарстан Росреестры вәкилләре «гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль законны хокук куллану мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл»дә катнашты.
11 март көнне Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
“Минем илем-минем Россиям” XVI Бөтенроссия конкурсы старт алды. Конкурс 2003 елдан башлап яшьләрне Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм авыллары үсешендә катнашырга җәлеп итү максатында үткәрелә.
Бүген Яңа Чишмәдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар фракцияләренең республика координация советының күчмә гомуми җыелышы булды.
Кайбыч үзәк район сырхауханәсе хезмәткәре Николаев Юрий Петрович 50-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы исеменнән Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, ЗАГС җитәкчесе Чулпан Камалеева котлады. Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен Юрий Петрович Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Кайбыч сырхауханәсе грамотасы белән бүләкләнде.