11 март көнне Олы Кайбычта Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы президиумының киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта район ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы рәисе Рушания Лотфуллина 2018 елдагы эш хисабы һәм 2019 елга эш планы белән таныштырды.
Ульянково авыл җирлегенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Нина Стерякова эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул ветераннар (пенсионерлар) белән элемтәдә тора, очрашулар үткәрә, ветераннарның матди хәлен өйрәнә һәм авыл җирлеге администрациясе белән берлектә аларның торак, көнкүреш һәм башка мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтә, ветераннарның җитештерү һәм иҗтимагый эшчәнлекләрендә мөмкин кадәр катнашуына ярдәм итә.
Утырыш эшендә «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Закирова, район ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советының элеккеге рәисе Әлфия Закирова катнашты.