Олы Кайбычта укучылар арасында волейбол узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

          16 март көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар Спартакиадасы кысаларында 7-11 нче сыйныф укучылары арасында волейбол буенча район беренчелеге узды, анда барлык җиде урта гомуми белем бирү мәктәбеннән командалар катнашты, ә Федоровское урта мәктәбеннән ике команда чыгыш ясады.

          Ярышлар «ике җиңелүгә кадәр» системасы буенча узды. Нәтиҗәдә, Федоровское урта мәктәбеннән егетләр арасында икенче (составында Булат Хуҗин, Даниил Романов, Максим Гущин, Алексей Владимиров, Кирилл Макаров, Владимир Козин, Кирилл Козин һәм Данис Гайнуллин чыгыш ясаган) һәм беренче команда (тренер-укытучы - Ю.Н. Григорьев) җиңү яулады, пьедесталның өченче баскычына Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь волейболчылары күтәрелде.  Кызлар арасында иң яхшысы Иске Тәрбит урта мәктәбе волейболчылары булды (тренер-укытучы - Ю. М.Зайцев), икенче-өченче урыннарны Федоровское урта мәктәбенең беренче һәм икенче командалары яулады.  Тиздән шундый ук ярышлар башлангыч сыйныф волейболчылары арасында да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International