Олы Кайбычта кышкы спорт сезоны ябылуга багышланган катнаш чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узды

2019 елның 17 марты, якшәмбе

          16 март көнне Олы Кайбыч авылының чаңгы базасында 2006 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында, 5-9 сыйныф укучылары һәм 9-11 сыйныф укучылары арасында, шулай ук оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында кышкы спорт сезоны ябылуга багышланган, район башлыгы бүләгенә чаңгы эстафетасы буенча ярышлар узды.

Ярыш нәтиҗәләре:

2006 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында:

1 урын Мәлки;

2 урын Олы Подберезье;

3 урын Чүти;

5-9 сыйныф укучылары арасында:

1 урын Иске Тәрбит;

2 урын Борындык;

3 урын Чүти;

9-11 сыйныф укучылары арасында:

1 урын Иске Тәрбит авылы;

2 урын Иске Тәрбит авылы;

3 урын Чүти;

Оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында:

1 урын Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе;

2 урын Мәлки авыл җирлеге;

3 урын Чүти авыл җирлеге.

        Җиңүчеләрне һәм призерларны Кайбыч районы башлыгы исеменнән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International