Яңа Чишмәдә республика координация советының күчмә утырышы узды

2019 елның 15 марты, җомга

          Бүген Яңа Чишмәдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар фракцияләренең республика координация советының күчмә гомуми җыелышы булды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар берләшмәсе рәисе Юрий Камалтынов, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

          Җыелышта безнең районнан "Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч районы Советында фракциясе җитәкчесе, район  башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.
          Җыелыш башланыр алдыннан Координация советының барлык әгъзалары Яңа Чишмә сырхауханәсе, фермер Николай Скоковның ат заводы, Шахмайкино авылы музеена һәм Илдар Гарифуллинның гаилә фермасына бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International